Ике авылда сыерларны аюлар ботарлап ташлаган
Халык сак булырга чакыра
Башкортстандагы ике авылда сыер үләксәләре табылган. Ике сыерда тирән яралар була. Бу турыда «Башинформ» яза.
Белорет районының Сермән авылы башлыгы Аетбай Әюпов кешеләрне кисәтү кирәк дип тапкан. 28 августта ул «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә авыл кешеләренә мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, терлекләргә аюлар һөҗүм иткән.
«Аюлар Хөсәен авылында һәм Отнурок авылы тирәсендә сыерларга һөҗүм иткән. Сак булыгыз», – дип яза ул.
Фото: bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев