Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Илназ Галәвиевны экспертизадан соң Санкт-Петербургтагы СИЗОга кайтарганнар

Ул Казанның 175нче номерлы гимназиясендә шартлау һәм ату оештыруда гаепләнә

Казан мәктәбендә күпләп кеше үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевны кире Санкт-Петербургтагы "Кресты" тикшерү изоляторына (СИЗО) урнаштырганнар, дип хәбәр итә РИА Новостига Санкт-Петербургның Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Александр Холодов.

Сентябрь урталарында Мәскәү Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе җаваплы сәркатибе Алексей Мельников РИА Новости агентлыгына Галявиевны башкаладан Петербургка, өстәмә экспертизалар өчен җибәргәннәр, дип фаразлавын белдергән иде. "Әйе, ул кире 1нче СИЗОга урнаштырылды. Аннан бернинди шикаятьләр дә килмәде", - диде Холодов.

Элегрәк "Газета ОНК" - Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр иткәнчә, Серб үзәге, психологик - психиатрия экспертизасы үткәреп, Галәвиевны җинаять мизгелендә акылга зәгыйфь дип тапкан, әмма соңрак Тикшерү комитеты процедура әле тәмамланмаганлыгын белдерде.

19 яшьлек Илназ Галәвиев  Казанның 175нче номерлы гимназиясендә шартлау һәм ату оештыруда гаепләнә. Фаҗигадә җиде бала һәм ике укытучы вафат була тагын 24 кеше зыян күрә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев