Ир белән хатын мәете табылган
Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаган
Кичә кич белән Уфаның Софья Перовская урамындагы йортта пычак кадап үтерелгән ике кеше мәете табылган. «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 58 һәм 61 яшьлек ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз табын корып утырганда фаҗига килеп чыга. Соңрак күршеләре тавышлар ишетә һәм полиция чакыра. Бу хакта Интертат яза.
Урынга хокук саклаучылар килә. Ишекне 58 яшьлек ир-ат ача, җинаятьне ул кылган дип шикләнәләр. Идәндә аның шешәдәшләренең мәетләре ята. Якынча версия буенча, талаш көнчелек аркасында килеп чыга. 58 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаган, аны тикшерүчеләргә тапшырганнар.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу республикада февраль аенда гына инде өченче тапкыр шундый зур фаҗига. Моңа кадәр Уфада яшәүче ир-ат ике баласын үтерде, аннары үз-үзенә кул салды. Ике атнадан соң бер ир-ат анасын үтерде, аннары үз-үзенә кул салды, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев