Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Кипкән балык ашаганнан соң 41 яшьлек ир-ат комага киткән

Хатыны ире инвалид калыр дип борчыла

Казанда 41 яшьлек ир-ат кипкән балык ашаган. Аннары ул комага киткән. Бу турыда ир-атның хатыны «Татарстан 24» каналына хәбәр иткән.

2 июньдә ир-ат азык-төлек кибетеннән кипкән корбан балыгы алып кайта. Кич белән ул балык ашый һәм сыра эчә, аннары йокларга ята.

Төнлә белән ир-атның хәле начарлана, алар табиблар чакыралар. Тик табиблар бу ир-атны исерек дип таба һәм йоклап торсын дип киңәш итәләр. 

Иртә белән ир-ат йокыдан тора һәм эшкә китә, тик аны хәле кабат начарлана. Ир-атның күз аллары караңгылана, ул ишетми, аннары ир-ат аңлаешлы итеп сөйләшә дә алмый башлый.

Шуннан соң ир-ат 21 көн комада ята. Хәзер ул реанимациядә, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Аны көпшәләр аша гына ашаталар.

Табиблар сүзләренчә, ир-атның баш миенә зыян килгән, йөрәге дә туктап алган. Хәзерге вакытта табиблар бернинди фараз да бирми. 

Хатыны исә шул кипкән балык аркасында ире инвалид калыр дип борчыла, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев