Мошенниклар кармагына эләккәннәр
Сак булыгыз
Полиция бүлегенә Әгерҗедә яшәүче бер ханымнан аның катнашында 200 мең сумга кредит килешүе төзүләре хакында гариза керә. Бу ханым массаж кәнәфиен тәкъдим итү чарасына чакырылган була. Аның барышында ханымга “бәхетле“ билет эләгә. Чараны оештыручылар юрган, мендәр һәм әлеге кәнәфине сатып алуга 30 процент ташлама бүләк итәләр. Әлеге бүләкләр өчен документка кул куйдырталар. Аны-моны уйламыйча эшләгән ялгышлыгын ханым соңыннан гына аңлый.
Чөнки кырыгалдарлар аңа банк белән кредит рәсмиләштерү турындагы кәгазьгә кул куйдырткан булалар.
КИҢӘШЛӘРГӘ КОЛАК САЛЫГЫЗ: таныш булмаган кешеләр белән мондый чараларга бармагыз. Шалтыратулар булган очракта каршы килегез, бернинди документларга да кул куймагыз, документларыгызны күрсәтмәгез.
Мошенниклар халыкны алдауның төрле юлларын беләләр. Шуңа күрә сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев