Бер ир-ат наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган
Әгерҗе районы прокуратурасы 35 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Суд аны зур гына күләмдә наркотик матдә саклауда гаепле дип тапкан.
Судта хөкем ителүченең узган елның июль аенда Кече Пурга районы территориясендә кыргый киндер җыеп, аны Әгерҗедә үзендә сак лавы ачыкланган. 13 сентябрьдә тәртип сакчылары иратны тоткарлаганнар. Аның фатирыннан 21 граммнан артык “каннабис” наркотик матдәсе табып алынган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд гаепләнүчене 160 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем иткән.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев