Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин

Район юлларында пошилар күбәйде

Машина йөртүчеләр әйтүенчә, район юлларында пошилар саны арткан. Бу нәрсә белән бәйле һәм аларны бәрдерүдән ничек сакланырга кирәклеге турында төрле хезмәт вәкилләре белән аралаштык. 

ЮХИДИ бүлекчәсендә дә моны расладылар. 

–     Пошилар урманлы участокларда ешрак күренәләр, әлбәттә,  – ди бүлекчә начальнигы Айдар Әхмәтшин. – Әйтик, Азево, Кадрәк авылларыннан шундый хәбәрләр булды. Әгерҗедән Мордывыйга барганда тимер юл ягына таба участокта да активлык сизелә. Бәхеткә, быел Әгерҗе районында кыргый хайваннарга бәрелү очраклары юк. Шуңа карамастан, тизлек режимын үтәргә, бигрәк тә “Кыргый хайваннар” дигән билге урыннарында игътибарлы булырга кирәк. Бу билге, гадәттә, тыюлыклар, заказниклар яки хайваннар юлга чыгу ихтималы булган урыннарга куела. Кыргый хайваннарның төп куркынычы: аларның кисәк кенә пәйда булуында. Шуны онытмагыз: хайваннар өчен юл билгеләре юк. Алар кешеләр өчен куелган. 

Безнең районда зур мәйдан алып торучы “Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре кыргый хайваннарның популяциясен даими күзәтеп торалар.

–     Бездә пошилар гына түгел, аюлар, кабаннар саны артуы күзәтелә. Район территориясендә бүреләр дә күренә. Әмма алар безнекеләр түгел, узып баручылар гына. Күпчелек очракта Башкортостаннан киләләр һәм кире китәләр, – дип дәвам итә Руслан Ромелевич. 

Җәнлекләр саны арту начар түгел, әлбәттә. Моның белән бергә аларны бәрдерү куркынычы да арта. 

ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча районара бүлекчәсе начальнигы Эдуард Хуҗахмәтов әйтүенчә, республикада поши бәрдерү очраклары бик күп. Соңгы атнада гына да якынча алты очрак булган. Безнең районда да ел саен 2-3 факт күзәтелә. 

–     Кечкенә генә җәнлекне бәрдерүнең дә нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Пошины бәрдерү аеруча куркыныч, – ди Эдуард Миннәхмәт улы. – Иң яхшы очракта шофер һәм пассажирлар исән кала. Гадәттә, җәнлек бик нык яралана. Беренче минутларда ул “адреналин” нәтиҗәсендә урманга качып китсә дә, соңыннан барыбер күпчелек чакта һәлак була. Табигатьтә, гадәттә, иң көчле җәнлек кенә исән кала. 

Пошиларны махсус беркем дә бәрдермәс инде анысы. Күп очракта алар юлга кисәк кенә йөгереп чыгалар да, шофер тормозга басарга өлгерми кала. Шуңа күрә бәлане булдырмый калуда уяулык һәм тизлек режимын үтәү бик тә мөһим. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев