Өч авылда яшен сугып йортлар янган
Бер хатынны яшен сугып үтергән
22 июльдә Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Кунакбай авылында 38 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Бүген Башкортстанның Шакша бистәсендә бер йортта янгын була. Урынга килгән коткаручылар ике катлы агач йорт януын ачыклый. Шаһитлар йорт яшен сукканнан соң яна башлавын сөйли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Шундый ук хәл Нагай авылында да булган. Биредә дә агач йорт яшен сукканнан соң яна башлаган.
Иглай авылында ике катлы агач йортка яшен суккан һәм янгын чыккан, диелә хәбәрдә.
Фото: https://www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев