Ришат Фазлыйәхмәтов машинасы белән юл читенә чыгып очкан
«Җомга көн буран дулауга карамастан, дустым белән юлга чыккан идек..»
Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтовюлда булган күңелсез вакыйгасы хакында социаль челтәрендә язган.
«Ришатның берәр «приключениясе» булдымы, постлар язырга вакыты туа инде. Җомга көн буран дулауга карамастан, дустым белән юлга чыккан идек, кызык булдык бит әле. Кар астында боз булу сәбәпле, машинаның управлениесен югалтып, юл кырыена чыгып очтык. Ярдәм көткәндә, әзрәк туңылган, температура белән ятып алдым кичә. Күптән йөри идем: «Ял итәсе килә»,-дип. Менә сиңа ял. Уйларны чамалап уйларга кирәк икән) Бүген инде «как огурчик», кар көрәп кердем әле) Иртәгә ТНВ да съемкалар, организмым белән килешеп куйдым, яңа елга кадәр буран чыгарып эшләргә, аннары ял бирәм дип», яза.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев