Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Россиядә 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган

Галимнәр моны ни дип аңлата

Шимбә көнне, 25 февральдә, Камчаткада 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Фәннәр академиясе Геофизика хезмәтенең Камчатка филиалы сайтына сылтама белән хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Җир асты селкенүләре җирле вакыт белән 18.25 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 9.25 сәгатьтә) ярымутрауның көньягында, Тын океан акваториясендә теркәлгән.

Җир тетрәү үзәге Петропавловск-Камчатскидан 170 чакрым ераклыкта урнашкан.

16 февральдә Иркутск өлкәсендә Байкал күле акваториясендә җир тетрәү булган иде. Аның үзәге Зур Голоустное бистәсеннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Иркутскида җир асты селкенүләренең интенсивлыгы 3 балл тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Россия Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлегенең Вулканология һәм сейсмология институты хезмәткәре Алексей Соломатин билгеләп үткәнчә, Төркия һәм Сирия кебек төбәкләрдә сейсмик үсеш фонында Ерак Көнчыгышта сизелерлек үзгәрешләр күзәтелми. Галим әйтүенчә, Төркиядәге җир тетрәү Россиянең Тын океан поясына кагылмый. Әмма җир тетрәү арасындагы элемтәләрне тулысынча инкарь итү дөрес булмас иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев