Самогон аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылып беткән
Урынга коткаручылар чакырганнар
Түбән Камада яшәүче кешенең фатирында самогон аппараты шартлаган. Гадәттән тыш хәл 27 декабрьдә кич белән булган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.
Урынга коткаручылар чакырганнар. Шартлау өченче каттагы фатирда була, ут та, төтен дә чыкмый.
Самогон аппараты аш бүлмәсендә плитәдә тора. Коткаручылар ачыклаганча, җылынган чакта аппараттагы парлар шартлаган.
Бәхеткә, фатир хуҗасы — 59 яшьлек ир-ат зыян күрмәгән. Шартлау дулкыны тәрәзә пыялаларын ватып бетергән.
Фатирда конструкцияләр җимерелмәгән. Газ җиһазлары ватылмаган, газ чыкмаган, диелә хәбәрдә.
Фото: https://ntr-24.ru
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев