Шахтадагы шартлау нәтиҗәсендә унбер кеше үлгән
Соңгы мәгълүматлар буенча, 46 кеше зыян күргән
Бүген Кемерово өлкәсенең «Листвяжная» шахтасында янгын чыккан. Әлегә 11 кеше һәлак булуы билгеле.
«5.08 сәгатьтә Ростехнадзорның Себердәге идарәсенә Беловский районында урнашкан шахтада төтен чыгып, шартлау булуы турында хәбәр килде. Фаҗиганең сәбәбе билгеле: вентиляциядә күмер тузаны яна башлаган, нәтиҗәдә, шахтага төтен таралган. Коткару операциясе дәвам итә», — дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы ашыгыч ярдәм хезмәтенә сылтама белән.
Ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматына караганда, шахтадагы 46 эшче исән калган. «Соңгы мәгълүматлар буенча, 46 кеше зыян күргән. Шуларның икесе авыр хәлдә, 44 кешегә килгән зыян уртача һәм җиңел дәрәҗәдә дип бәяләнә», — дип хәбәр итә агентлык.
Кузбасс хакимияте һәлак булучы һәм зыян күрүчеләрнең барлык туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерә. Ярдәм турындагы карарны коткару операциясе тәмамланганнан соң кабул итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев