Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Тагын бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булып, ярты миллионга якын акчасын югалтты

Полиция хезмәткәрләре уяу булырга чакыра

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча штабы мошенниклык  буенча тагын бер очрак теркәлүе турында хәбәр итә. 

Гариза язучы хәбәр итүенчә, 17 январьда аның телефонына бер ханым шалтыратып үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм Мәскәүнең полиция бүлегенә аның исеменнән бер гражданин мөрәҗәгать итүен әйтә. Янәсе, ышаныч кәгазе ярдәме белән ул аның кредит картасыннан алала. Шалтыратучы шулай ук бераздан банк хезмәткәренең аның белән  элемтәгә чыгачагын искәртә. 

Шул ук көнне бер ир-ат шалтыратып, банк картасын блокировкалау өчен “Скайп” кушымтасын урнаштырырга кирәклеген әйтә һәм шуннан соң ханымның экранны демонстрацияләү функциясен кушуын үтенә. Аның кушуы буенча ханым әлеге  гамәлләрне башкара. Озакламый ул үзенең банк картасыннан мошенникның абонент номерына акча күчерә. 

Шуннан соң әлеге ир-ат счетлар арасында төрле гамәлләр башкару, алга таба да башкарылачак операцияләрне һәм мошенникларны күзәтү өчен кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Шул рәвешле, кредит рәсмиләштереп, ханым абонент номерына һәм мошенникларның исәп-хисап счетына янә акча күчерә. Тулаем зыян 420 мең сум тәшкил итә. 

Полиция хезмәткәрләре райондашларны тагын бер кат уяу булырга чакыралар. Шалтыратучының күрсәтмәсе буенча бернинди гамәл дә кылмагыз. Картаны саклау өчен банк хезмәткәре барлык гамәлләрне дә үзе башкара. Шикле абонент белән сөйләшүне шунда ук туктатыгыз. Банк хезмәткәре карта һәм интернет-банк мәгълүматларын, логин, пароль, кодларны бервакытта да сорамый. Сак булыгыз!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X