Татарстанда адашкан балыкчыны тапканнар
Туңган балыкчы балыкчылар өенә кергән
Кичә кич республиканың Алексеевск районы Речное авылы янында Чистайдан килгән 52 яшьлек ир-ат балык тотарга киткән. Аннары ул Саконы бистәсе ягына юл тота һәм адашып Коневая Грива утравына килеп чыккан. Туңган балыкчы балыкчылар өенә кергән.
Ир-атның телефон зарядкасы да бетә башлаган булган, әмма ул үзе хакында махсус хезмәтнең 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
3нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ике кар чанасына утырып утрау ягына киткән. Балыкчы коткаручыларга үзен табарга ярдәм итү өчен фонарь белән яктырткан.
Бик каты туңган ир-атны кар чанасына утыртып Саконы авылы янындагы ярга чыгаргананр һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев