Татарстанда армиядән качып йөргән 18 яшьлек егетне хөкем иттеләр
Ул үз гаебен таныган
Татарстанда узган ел армиягә көзге чакырылуга җитди сәбәпләрсез бармый калган 18 яшьлек Чистай егетен хөкем иттеләр.
Егеткә хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөргән өчен җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган һәм Суд аны 10 мең сумга штрафка тарту турында карар чыгарды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев