Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Татарстанда балалар бакчасына ут төрткәннәр

Эшне прокуратура тикшерә

Татарстанның Кукмара районында балалар бакчасына ут төрткәннәр, дип яза «Татар-информ».

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын бүген төнге берләр тирәсендә Адай авылындагы балалар бакчасында чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр урында бакча бинасының тышкы диварына ут кабуын ачыклаган. Ялкын телләренең бөтен бинага күчү куркынычы килеп туган.

Ут белән көрәшүчеләр тырышлыгы белән янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка белдергәнчә, урынга район прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Зәйнетдинов килгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне прокуратура үз контроленә алган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев