Татарстанда ике бала сөрем газы белән агуланган
Ике очракның да сәбәбен ачыклыйлар
Узган якшәмбедә Казанда сөрем газы белән агулануның ике очрагы булган. Беренчесе кичен Әмәт урамында бер яшьлек кыз утын ягып җылытыла торган мунчада сөрем газы белән агуланган. Баланы уртача авыр хәлдә Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, икенче очрак шулай ук кич белән Парк урамындагы 5нче торак йортның бер фатирында булган. 30 яшьлек хатын һәм яңа туган кыз бала сөрем газы белән агуланган. Баланы шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсенә уртача авыр хәлдә китергәннәр. Хатын-кыз җиңелчә агуланган, ул хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Ике очракның да сәбәбен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев