Татарстанда икенче сыйныф укучысы укытучысын кыйнаган
Хатын-кызның тәнендә күгәргән эзләр барлыкка килгән
Шаккатыргыч вакыйга Чаллыдагы 44 нче мәктәптә килеп чыккан. «Челнинские известия» язганча, икенче сыйныф укучысы һәм яшь укытучы арасында бәхәс килеп чыккан. Тәнәфес вакытында тиктомас укучы малай ике сыйныфташын кыйнаган. Укытучы аны туктатырга тырышкач, малай аңа да йодрыклары белән ташланган, кыйный башлаган. Хатын-кызның тәнендә күгәргән эзләр барлыкка килгән.
Бу хәл педагог өчен соңгы тамчы булган, чөнки әлеге малай элек тә үзен начар тоткан - сыйныфташлары белән сугышкан. Әнисе дә бу хакта кисәтелгән булган. Мәктәп педагоглары сүзләренә караганда, ул дәгъваларга җавап бирми һәм улының тәртибе белән барысы да әйбәт дип саный. 44нче мәктәптә әлеге бала күптән түгел укый, икенче чиректә күчкән. Бүген малай дәресләргә килмәгән.
Шәһәр Эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, укытучы судмедэкспертлардан алынган нәтиҗәләр буенча, кыйналган урыннарны теркәгән. Гариза белән бергә әлеге фотосурәтләрне полиция бүлегенә тапшырган. Хәзер бу хәлне балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр тикшерә. Аларга гаилә белән танышырга, баланың нинди шартларда тәрбияләнүен тикшерергә туры киләчәк.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев