Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда исерек ир җиде яшьлек ике кызны җенси көчләүдә шикләнелә

Бу вакыйгалар 2021 елның 16 октябрендә булган

2021 елның 16 октябрендә Түбән Кама шәһәренең Җиңүгә 30 ел һәм Табиев урамнарындагы балалар мәйданчыкларында исерек хәлдәге бер ир-ат 7 яшьлек ике кызга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре) буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар бу хәлне әти-әниләренә сөйләгәч, алар хокук саклау органнарына хәбәр итә. Җинаять кылуда шик Түбән Камада яшәүче 46 яшьлек ир-атка төшә. Ул РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе нигезендә белешмә бирүдән баш тарта.

Якын арада тикшерү судка бу ир-атны сак астына ябу турында үтенеч белән чыгачак. Бу вакыйгаларның нечкәлекләре һәм җинаятьченең шәхесе тикшерелә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев