Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанның бер районында 5 каберне туздырганнар

Тәреләр аударылган һәм кабер ташларына зыян килгән

Татарстанның Буа районында җирле зиратта каберләрне туздырганнар. Хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомствода ачыкланганча, әлеге хәл Кошки-Теняково авылында булган. Вандаллар биш каберне туздырган, анда тәреләр аударылган һәм кабер ташларына зыян килгән. Шулай ук кирәк-ярак саклана торган бинаны да яндырганнар.

Хокук сакчылары гаеплеләрне ачыклаган, ул моңа кадәр мондый җинаятьләр өчен хөкем ителгән Буа районында яшәүче 55 яшьлек ир булып чыккан. Ир психиатрда исәптә тора. Аңа карата «Үлгән кешеләрнең мәетләрен һәм аларны күмү урыннарын мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев