Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанның өч районында давыл 10 минут эчендә түбәләрне алып аткан

Хуҗалыкларга зур зыян килгән

Кичә сәгать 15.47 дә 112 хезмәтенә Актаныш районы Чалманарат авылыннан мөрәҗәгать килеп ирешә. Көчле җил анда сыерлар фермасының түбәсен алып аткан. Якынча 2,5 мең кв метр түбәгә зыян килгән. Бәхеткә, маллар бу вакытта ферма эчендә булмый. 

Моннан тыш, бу авылда көчле җил шәхси йортның 180 кв метрлы түбәсенә зыян салган. 

"Икенче ярты белән ике тула унбиш минут арасында җил котырып алды. Ун минут эчендә булган хәл инде бу."Наратлы" хуҗалыгына зыян килгән", - диде шул авылның Мәдәният йортында эшләүче Ләйсән ханым.

Мамадышта да җил бер йортның түбәсен алып аткан, агачларны сындырган.

Җил Сарманда да котырган. Күтәмәле авылында бер шәхси йорт түбәсез калган. 

Бәхеткә, бер очракта да кешеләргә зыян килмәгән. 

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев