Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

"Төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар..."

Әллә ниләр бар тормышта

"Авылдашлар! Бүген төнлә Күшәр авылында, юл кырыенда арканланган сыерны алып китеп, полосада суйганнар. Хужалары төнгә арканлаган, иртән чыксалар бүген - сыер юк. Бавы гына калган. Полосада эчәгеләрен тапканнар. Бездә дә юл кырыенда сыер, бозаулар күп кала төнгә. Берүк игьтибарлы булыгыз яме. Үкенерлек була күрмәсен. Кем икәнен дә белмиләр, тикшерү бара".

Бүген ватсап төркемнәрендә менә шундый хәбәрне тараттылар. Бу язмадан соң, башка районнардагы кешеләр дә пошаманга төшкән, ир-ат тавышы яздырган аудиоязма да халыкны игътибарлы булырга чакыра. 

Күшәр авылы Әтнә районына карый. Район газетасында да бу турында хәбәр бар:

"Күшәр авылында төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар. Шунда ук эшкәрткәннәр. Итен алып киткәннәр, ә эчәкләре калган. Әлеге эш буенча тикшерү бара", - дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова".

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев