Укытучы укучы малайны авызын сабын белән чайкарга мәҗбүр иткән
«Әниең өчен, әтиең өчен», – дип сөйләнә укытучы, үзе укучы малайның авызына яшел сыеклык салынган дозатор куя
«Әниең өчен, әтиең өчен», – дип сөйләнә укытучы, үзе укучы малайның авызына яшел сыеклык салынган дозатор куя. «Спектакль» берничә минут бара, аннары малай раковинага иелә, ул авызын чайкаган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә, дип яза "Интертат".
Видеоны мәктәп җитәкчелеге күрә, укытучы классик мисал белән акланмакчы була.
«Рус теле һәм әдәбияты укытучысы коридорда сүгенгән тавышлар ишетә. Коридорга чыккач, 8 сыйныф укучысы сүгенүен ачыклый. Укытучы сүзләренчә, ул башка балалар алдында язучы Хемингуэй турында тарих сөйли. Язучы сүгенгәч, анасы аның авызын сабын белән юдыра торган булган. Укытучы сүгенүче малайга да шуны эшләргә тәкъдим итә, малай ризалаша», – дип сөйләгәннәр Кубаньдагы оперштабта.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев