Ярыштан кайтып килүче балалар белән автобус авариягә очраган
Юл һәлакәтендә үлүчеләр бар
15 мартта Бурятиядә тугыз бала утырган микроавтобус авариягә очраган. Бу турыда полициягә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, Улан-Удэ — Кяхта трассасында Тохой авылы тирәсендә Toyota Mark II машинасы каршы як полосага чыга һәм Fiat Ducato микроавтобусына бәрелә. Салонда тугыз бала була.
Авария китереп чыгаруда шикләнелүче йөртүче һәм аның пассажиры урында ук һәлак була.
Микроавтобустагы 2007 — 2008 елда туган балалар һәм йөртүчене хастаханәгә илтәләр.
Рәсми булмаган белешмә буенча, балалар ярышлардан кайтып килә торган булган, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев