Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Татарстанда танылган блогер вафат булган

Фәния әби видеоларында көндәлек тормышы, ашарга пешерүе, оныклары белән аралашуын сурәтләгән

Түбән Камада билгеле блогер Фәния Зиннәтшина 86 яшендә вафат булган. Шушы көннәрдә ул туган көнен бәйрәм итәсе иде, дип яза НТР 24 каналы.

Фәния Зиннәтшина белән тормыш турындагы темаларга төшерелгән видеоларны оныгы Альбина Әхмәтшина социаль челтәрләргә куя башлаган булган. Аннары әбигә үзенә аерым сәхифә ачканнар.

Фәния әби видеоларында көндәлек тормышы, ашарга пешерүе, оныклары белән аралашуын сурәтләгән.

Былтыр декабрьдә Фәния Зиннәтшина НТР каналы оештырган «Сәләтеңне күрсәт» бәйгесендә җиңгән, быел гыйнварда аны «Блогер.Татар» бәйгесендә республиканың иң яхшы блогерлары исемлегенә керткәннәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев