Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген Әгерҗе районында кырык өч участокта референдум уза

Бүген Әгерҗе районында – 43, шул исәптән Әгерҗенең үзендә 16 участокта үзара салымга кагылышлы референдум уза.

Өч округта – Әгерҗедә 10нчы һәм 13нче бермандатлы сайлау округы буенча “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советына, 1нче бермандатлы сайлау округы буенча Кадрәк авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да үтә.

Сайлау участоклары үз ишекләрен иртәнге сәгать 7дә ачты.

471нче сайлау участогына иң беренче булып тимер юл предприятиесендә эшләүче Елена Шәймәрданова килде.

  • Һәр елны референдумда катнашуны үземнең бурычым итеп саныйм, – диде ул.

Аның артыннан ук ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүче Ләйсирә Закирова да сайлау участогына килде.

  • Туган Әгерҗебезнең елдан-ел матурлануы – күз алдыбызда. Мин шәһәрнең аскы өлешеннән ике чакрым җәүяләп көн саен эшкә менәм. Соңгы елларда күп эшләр алып барылуына бик сөенәм, – диде ул.

469нчы участокта референдумда – 874, сайлауларда 96 кеше катнашырга тиеш. Иртәнге сәгатьләрдә биредә бераз сүлпәнлек сизелсә дә, комиссия әгъзалары “сәгать уннарга таба әгерҗелеләрнең күпләп килүен көтәбез“, диделәр.

Ә менә 468нче участокта бу вакытка инде ун кеше тавыш биреп өлгергән иде. Барлыгы 951 әгерҗеле катнашырга тиеш. Шуларның 19ы алдан тавыш биргән. Иң беренчеләрдән булып килгән 82 яшьлек Клара әби Гайнетдинова “бик авыр заманнарда үскән буын бит без. Хәзерге тормышка шөкер итеп куанып яшисе. Референдумда катнашуны үземнең бурычым дип саныйм“, диде.

467нче участокта тавыш биргән табибә Адилә Нәфыйкова да  “гомер итү өчен Әгерҗене сайлаганбыз икән, без аның, әлбәттә, матур һәм төзек булуын телибез. Үсеп килүче балаларыбыз да туган шәһәрләре белән горурланып үссеннәр өчен тырышабыз, – диде.

Сайлау участоклары бүген кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев