Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Ел укытучысы“ исеменә кем лаек булды

    Иж-Бубыйдан Эльмира Мәннапова, 2нче мәктәптән Фәридә Әшрәфҗанова, 4нче мәктәптән Елена Кондрашина, Әлфия Заһретдинова, 3нче мәктәптән Альбина Гәрәева, Кристина Коробейникова, Тирсәдән Гөлнур Тукманова, 1нче гимназиядән Рамилә Әлмөхәммәтова районда "Ел укытучысы" бәйгесенең финалында катнаштылар. Быел әлеге бәйгедә 15 мәктәптән 53 педагог катнашырга теләк белдергән. Аларның сигезе финалга узган. Ачык дәрес һәм мастер-класс...

    Иж-Бубыйдан Эльмира Мәннапова, 2нче мәктәптән Фәридә Әшрәфҗанова, 4нче мәктәптән Елена Кондрашина, Әлфия Заһретдинова, 3нче мәктәптән Альбина Гәрәева, Кристина Коробейникова, Тирсәдән Гөлнур Тукманова, 1нче гимназиядән Рамилә Әлмөхәммәтова районда "Ел укытучысы" бәйгесенең финалында катнаштылар.

    Быел әлеге бәйгедә 15 мәктәптән 53 педагог катнашырга теләк белдергән. Аларның сигезе финалга узган. Ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәткәннән соң жюри әгъзалары ел укытучысын игълан иттеләр. Быел әлеге дәрәҗәле исемгә 3нче мәктәптән Альбина ГӘРӘЕВА лаек булды. 4нче мәктәптән Елена Кондрашина - икенче, Иж-Бубый мәктәбе директоры һәм инглиз теле укытучысы Эльмира Мәннәпова - өченче урында. Альбина Исрафил кызы, аның хезмәттәше - "Ел дебюты" номинациясендә җиңгән яшь мөгаллимә Кристина Коробейникова һәм Елена Кондрашина зона этабында сыналачаклар.

    Мин - үз эшемә бирелгән педагог

    Альбина Гәрәеваның педагогика өлкәсендә хезмәт стажы 16 ел. Институт тәмамлап Ижау мәктәпләренең берсендә биология укытучысы булып эшли башлаган яшь белгечкә бер елдан соң "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәләр.

    - Тәҗрибәле, хезмәт стажлары зур булган педагоглар белән көч сынашу җиңел булмады ул чакта. Әмма мин үземне күрсәтә алдым һәм лауреат исеменә лаек булдым, - ди Альбина хезмәт юлын башлаган елларны искә төшереп.

    Әгерҗегә күченеп кайтканнан соң мөгаллимә хезмәт юлын 3нче мәктәптә дәвам итә. Тынгысыз, җаваплы, бик күп белү һәм эзләнүне таләп итүче һөнәр булса да, Альбина:

    - Әгәр миңа икенче эшкә күчәргә тәкъдим итсәләр, барыбер үлчәүнең укытучы ягы басар иде, - ди.

    Кайчандыр медицина өлкәсендә эшләгән әнисе Нина Васильевна да кече кызын үз юлыннан җибәрәсе килүен әйткәч тә, Альбина үз фикерендә нык торган була шул. Хәзер дә алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, мин мөгаллимә булып калачакмын, ди.

    - Бик күпләр балалар белән эшләү авыр дип зарлана. Ә мин укучыны кызыксындыра белергә кирәк дип җавап бирәм. Дәресне төрле заманча алымнар кулланып, җанлы итеп уздырсаң, нинди шук малайлар да авызларын ачып тыңлыйлар, - ди Альбина.

    Мөгаллимәнең "Ел укытучысы" бәйгесендә күрсәткән ачык дәресен дә жюри әгъзалары югары бәяләделәр.

    - Альбина Исрафиловна дәрестә дирижер ролен үтәде. Эш төрләрен алыштыруы, фильмнар күрсәтүе, Сингапур методикасын уңышлы куллануы белән отышлы булды аның дәресе, - ди Гөлсинә Мөхәммәтдинова.

    Район бәйгесенең төп җиңүчесе, узган ел "Укытучы-остаз" республика бәйгесендә грант откан Альбина Гәрәева хәзер җиң сызганып зонада узачак бәйгегә әзерләнә. Аңа һәм әлеге бәйгедә район данын яклап чыгыш ясаячак мөгаллимнәргә уңыш елмайсын.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: