Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Әгерҗе урманчылыгы” территориясендә санитар-савыктыру чаралары башкарыла

Федераль закон нигезендә (№455-ФЗ, 30.12.2015) урманнарны саклау тиешле

Урманнарны саклау алардагы зыянлы организмнарны ачыклау һәм алар таралуны кисәтүгә, әлеге организмнарның чыганаклары барлыкка килгән очракта аларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.

Урманнарның санитар халәтен билгеләү өчен тикшерү уздырыла һәм аларның санитар торышы начараюга, зыянлы организм чыганакларының таралуына юк куймау максатыннан урманнарда санитар-савыктыру чаралары билгеләнә.

“Әгерҗе урманчылыгы” территориясендә килешү нигезендә әлеге эшләрне арендаторлар – “Хазар” “ЛПК “Ак Барс” ширкәтләре башкара.

Югарыда телгә алган закон буенча билгеләнгән чаралар турындагы мәгълүмат ачык формада булырга тиеш. Бу, үз чиратында, тикшерү актларына җәмәгать күзәтүе алып бару мөмкинлеге бирә. Алар белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында һәркем таныша ала.

Владимир ИШМУРАТОВ,

Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев