Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә – берьюлы ике тарихи вакыйга

1 август – тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алу һәм тепловозга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тимерьюлчы Александр Журавлев исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды.

Чара Әгерҗенең вокзал яны мәйданында узды. Бәйрәмне алып баручыларның:

  • ТАССРның 100 еллыгына багышланып  агымдагы елның 30 январенда Бурятиядә старт алган флаг эстафетасы, ниһаять, бүген безнең шәһәргә дә килеп җитте. Флагны каршы алабыз, – дигән сүзләре һәм алкышлар астында флагны бәйрәм узучы мәйданга алып керделәр. 
  • Узган елның декабрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан узачак чараларга тантаналы рәвештә старт бирелгән иде. Шул чараларның берсе буларак, бүген без Әгерҗе районында  юбилей флагын кабул итәбез. Әлеге флагтагы ак төс ниятләребез һәм уңышларыбызның аклыгын, ә алтынсу төс республикабызның казанышларын  чагылдыра. Татарстанның киләчәктә дә тотрыклы рәвештә социаль-икътисади үсеш юлында булачагына ышанабыз, –  дип билгеләп үтте  район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев һәм тарихи флагка Әгерҗе районы гербы билгесен беркетте.
  • Флаг сәяхәтен дәвам итәчәк. Алга таба аны Аксубай муниципаль районы кабул итеп ала. Ә 30 август – республика көнендә  ул Казанга әйләнеп кайтачак, – дип игълан иттеләр бәйрәмне алып баручылар. 

Тимерьюлчылар шәһәре көне уңаеннан чарада катнашучыларга район һәм тимер юл җитәкчеләре котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Әгерҗе локомотив депосының 373нче санлы  2ТЭ25КМ тепловозына Александр Журавлев исемен бирү дә чарада катнашучыларның көчле алкышлары астында узды.  Александр Журавлев исеме тимерьюлчыларга яхшы таныш. Хезмәт юлын паровозлар ремонтлау слесаре булып башлап, Әгерҗе локомотив депосы начальнигы вазифасына кадәр күтәрелгән данлыклы тимерьюлчы ул. Ул эшләгән елларда тимерьюлчыларның хезмәт-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла. Нәтиҗәле хезмәте өчен аңа “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Хезмәт Кызыл байрагы ордены , башка бик күп истәлекле бүләкләр тапшырыла. 

Тантанада Александр Журавлевның җәмәгате – Александра Журавлева, кызлары, оныклары, ветеран тимерьюлчылар да катнашты. Аларга һәм бер төркем тимерьюлчыларга “Казан-Екатеринбург хәрәкәте ачылуга 100 ел”, “ТАССРга 100 ел” истәлек билгеләре тапшырылды.

Тимерьюлчылар шәһәре көне кысаларында тимер юл транспортының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүче бер төркем алдынгы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булды.  

Узган ел вокзал алды мәйданында күренекле шәхес – Казан–Екатеринбург тимер юлына нигез салган барон Николай фон Мекка һәйкәл ачылган иде. Чара әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев