Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ышаныч телефонына хәбәр итегез

Президент Указы белән Россиядә коррупциягә каршы көрәш планы төзелгән иде. Аның нигезендә быел районда да 2012-2014 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы көрәш программасы кабул ителде. Әлеге программада бу афәткә каршы профилактик чаралар билгеләнде, район башлыгы каршында махсус комиссия төзелде. Бу комиссия җаваплы затлар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан эшләнгән коррупцион күренешләр турында...

Президент Указы белән Россиядә коррупциягә каршы көрәш планы төзелгән иде. Аның нигезендә быел районда да 2012-2014 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы көрәш программасы кабул ителде.
Әлеге программада бу афәткә каршы профилактик чаралар билгеләнде, район башлыгы каршында махсус комиссия төзелде. Бу комиссия җаваплы затлар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан эшләнгән коррупцион күренешләр турында гражданнарга билгеле булган очраклар буенча кергән хатларны, мәгълүматларны тикшерә.
Апрель аеннан хакимият бинасына керү юлында "Ышаныч әрҗәсе" куелды. Гражданнар коррупцион күренешләр турында әлеге әрҗәгә хат язып сала алалар һәм әлеге мәгълүмат буенча тикшерү эшләре алып барылачак.
Җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы профилактик чара буларак муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча комиссияләр эшли башлады. Әлеге комиссия муниципаль хезмәткәрләргә башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнүгә ризалык бирү мәсьәләләрен, аларның хезмәт тәртибе турындагы шикаятьләрне тикшерә. Муниципаль хезмәткә эшкә кабул иткәндә алар хезмәт тәртибе таләпләре белән якыннан танышып, аңа кул куялар.
Коррупциягә каршы көрәш программасында укучылар һәм яшьләр белән профилактик эш алып баруга да җитди игътибар бирелә. Алар белән коррупциягә каршы көрәш темасына түгәрәк өстәлләр, ачыктан-ачык сөйләшүләргә чакырулар үткәрү, иҗади бәйгеләр оештыру традициягә кереп бара. Күптән түгел Красный борда яшьләр белән үткәрелгән "Лидер мәктәбе"ндә район җитәкчелеге белән берлектә "Коррупция һәм заман яшьләре" дигән темага дебатлар бик җанлы узды. Яшьләр җитәкчеләргә үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мондый очрашу, әңгәмәләр үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Чөнки укучы бала мәктәп эскәмиясеннән үк коррупциянең җәмәгать тормышы өчен бик куркыныч икәнен белеп, аңа каршы көрәшкә кушылырга өйрәнеп үсәргә тиеш.
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сез коррупция күренешләре белән очрашасыз икән, дәшми калмагыз. Бу турыда түбәндәге ышаныч телефоннарына хәбәр итегез яки хакимият бинасындагы "Ышаныч әрҗәсе"нә хат язып салыгыз: 21560 (район хакимияте), 21850 (эчке эшләр бүлеге).
Айгөл Чураева,
район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев