Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубый фельдшерсыз тагын бер ай яшәячәк

Бүген авыл җирлекләрендә гражданнар җыенына старт бирелде. Аның беренчесе Әгерҗегә иң якын урнашкан ИЖ-БУБЫЙ авыл җирлегендә узды. Район үзәге кул сузымында гына булса да, Иж-Бубый гомер-гомергә иң проблемалы авыллардан саналды. Бу юлы да халык район башлыгына, оешма-предприятие җитәкчеләренә моң-зарын җиткереп калырга ашыкты. Әнә, бер ханым Колхозная, Лесная урамнарында бер айлап...

Бүген авыл җирлекләрендә гражданнар җыенына старт бирелде. Аның беренчесе Әгерҗегә иң якын урнашкан ИЖ-БУБЫЙ авыл җирлегендә узды.

Район үзәге кул сузымында гына булса да, Иж-Бубый гомер-гомергә иң проблемалы авыллардан саналды. Бу юлы да халык район башлыгына, оешма-предприятие җитәкчеләренә моң-зарын җиткереп калырга ашыкты.

Әнә, бер ханым Колхозная, Лесная урамнарында бер айлап су юклыкка зарланды.

- Эчәргә суны төнге сәгать бердә тамчылап җыябыз. Әле ярый, урамда кыш. Ә яз җитсә, нишләрбез? Мунчага да су җыя алмыйбыз, машина белән кер юуны да оныттык инде, - диде ул.

Район башлыгы Валерий Макаров бу мәсьәләне хәл итәчәкләрен белдерде.

Яшьләр урамындагы асфальт юлның чокыр-чакырлыга әйләнүе дә борчый бу авыл халкын.

- Сабантуйга бара торган әлеге урам юлын карасыннар иде, - дип мөрәҗәгать итсәләр дә, авыл башлыгы Раиф Ваһапов быел үзара салым акчасына Лесная, Ижевская урамнары һәм Татарстан тыкрыгы гына кертеләчәген әйтте.

Яңа ФАПның фельдшеры булмавын да җиткерделәр.

- Фельдшер укырга китте. Бер айдан булачак. Авырсагыз, район үзәгендәге хастаханәләргә мөрәҗәгать итегез, - диде районның баш табибы Андрей Шубин.

Пай җирләре буенча да сораулар күп яңгырады. Зиратка өмәләргә яшьләр йөрмәвен дә әйттеләр.

Шулай да яңа башлык Раиф Ваһаповның халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен, җирлектәге Иж-Бубый, Иж-Бәйки авылларын төзекләндерү өчен тырышуын әйттеләр. Җитәкчеләр дә яшь җитәкчегә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев