Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңалыклардан хәбәрдармы сез?

Күпкатлы йортларга коммуналь хезмәт күрсәтү, шуңа кагылышлы мәсьәләләр, проблемалар турында телевидениедә, матбугат чараларында еш сөйләнсә дә, бу тармактагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп өлгерү мөмкин түгел. Чөнки көн саен нинди дә булса яңалык туып кына тора. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы соңгы яңалыклар турында бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов сөйли. Керем-чыгымнар - халык...

Күпкатлы йортларга коммуналь хезмәт күрсәтү, шуңа кагылышлы мәсьәләләр, проблемалар турында телевидениедә, матбугат чараларында еш сөйләнсә дә, бу тармактагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп өлгерү мөмкин түгел. Чөнки көн саен нинди дә булса яңалык туып кына тора. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы соңгы яңалыклар турында бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов сөйли.
Керем-чыгымнар - халык контролендә

"РФ Хөкүмәтенең 731нче Карары нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр буенча тотылган акчаларны халык үз контролендә тота ала хәзер. Моның өчен "ЭТИС РТ" (электронное товарно-информационное сообщество) сайтына керергә яки адреслы юлда www.tattis.ru cүзләрен җыярга кирәк. Аннан "Рейтинги" баннерына кереп, "ТРдагы идарәче оешмалар турында мәгълүмат" дигән юлларны "ачып", безнең районда халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче һәр предприятие турында аерым мәгълүмат табарга мөмкин. Аларда урын алган саннар бухучет кагыйдәләре нигезендә тутырыла һәм даими төстә "өстән" тикшереп торыла. Шул ук (www.tattis.ru) адреслы юлына кереп, үзегез яши торган күпкатлы йортка кагылышлы белешмәләрне дә табарга була. Моның өчен әлеге биттә урын алган "статистик мәгълүматлар"га керергә һәм андагы күпкатлы йортлар белән идарә итүгә кагылышлы юлларны "ачарга" кирәк. Аннан үзегез яши торган шәһәр яисә авыл, йортны күрсәтеп, үзегезне кызыксындырган мәгълүматны таба аласыз".
Өйдән чыкмыйча гына түли аласыз
Еш кына бик күпләрдән банкларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә сәгатьләр буе чират торырга туры килә, дигән зарлануларны ишетәбез. Ниһаять, мондый чират торулар бетәчәк. Чөнки өендә интернетка тоташтырылган компьютеры булган һәм банк картасыннан файдаланган һәркем торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне хәзер өйдән чыкмыйча гына түли ала. Моның өчен компьютерда адреслы юлда http://uslugi.tatar.ru сүзләрен җыеп, торак-коммуналь түләүләргә кагылышлы "баннер"ны табып ачарга кирәк. Аннан "фатир өчен түләргә" дигән "бүлекчә"гә кереп, квитанциядәге лицевой счет номерын җыю җитә. Алга таба әлеге "тәрәзәчек"тә күрсәтелгән барлык мәгълүматны тәртибе белән тутырырга кирәк. Үзегезнең банк картасына кагылышлы белешмәләрне тутырганнан соң, түләү тәмамлана. Түләүне "Татфондбанк" һәм "Сбербанк" карталары аша башкарырга була. Сүз уңаеннан: хәзер күп кенә пенсионерлар да пенсияләрен картага күчереп баралар, шуңа күрә алар да торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча гына түли алалар.
Компьютерда шушы ук адреслы юлны ачып, үзегез кулланган электр энергиясе һәм газ өчен дә түли аласыз. Түләү тәртибе - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән кебек үк. Бу очракта да "Татфондбанк" һәм "Сбербанк" карталары файдаланыла".
Сезнең ярдәм кирәк
Соңгы вакытларда халыктан салкын су өчен ОДН түләүгә кагылышлы бик күп канәгатьсезлек сүзләре ишетергә туры килә. Һәм бу - нигезле, чөнки счетчиктагы күрсәткеч буенча аен-айга намуслы рәвештә түләп баручыларның да кесәсенә "суга" хәзер бу түләүләр. Тик әлеге гаделсезлеккә идарәче компания һәм күпкатлы йортлардагы җаваплы вәкилләр генә нокта куя алмый. Чөнки чынбарлыкны ачыклау өчен гомумйорт һәм аерым фатирлардагы счетчиклар күрсәтмәләрен бер үк көнне алырга һәм аерманы карарга кирәк. ОДНны нәкъ менә әлеге аерма тәшкил итә. Идарәче компанияләр карамагында - 220 күпкатлы йорт, шуңа күрә барлык йортларны да бер-ике көндә йөреп чыгу компания хезмәткәрләре хәленнән генә килми, сезнең ярдәм кирәк. Шул максат белән актив төркем туплый башладык. Әлеге төркемгә керергә теләүчеләрнең безнең үзәккә килүләрен яки 22570, 25090 телефоннары аша шалтыратуларын сорыйбыз. Идарәче компания вәкилләре берничә генә йортта булып та, бик күп гаделсезлекләргә тап булдылар. Әйтик, бер фатирда салкын су счетчигын бик "оста" итеп урнаштырганнар: счетчик кухняда ага торган суны исәпли, ә ваннага ага торганы аның аша узмый. Күп кенә фатирларга счетчик бөтенләй куелмаган, пропискада нибары бер кеше йә бөтенләй берәү дә теркәлмәгән. Ә чынлыкта яшәүчеләр күбрәк. Бу бигрәк тә фатирларын башка берәүләргә вакытлыча яшәр өчен арендага биреп торучылар арасында еш очрый. Әйтик, тикшерүләр барышында бер йорттагы 4 фатирда гына да теркәлмичә генә 10 кеше яшәве ачыкланды һәм акт төзелде. Аларга сентябрь аеннан ноябрь аена кадәр норматив буенча 191,7 куб метр су өчен акча түләргә туры киләчәк. Бу әлеге йортта яшәүче башка фатир хуҗаларын ике ай дәвамында ОДН түләүдән азат итә. Кызганычка каршы, кайбер йортларда яшәүчеләр ОДНны нәкъ менә шушы ысул белән генә минималь дәрәҗәгә калдырырга мөмкин булачагын аңлап бетермиләр. Фатирларына кертергә теләмәүчеләр, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрый. Тик ОДНны минималь дәрәҗәгә калдыруның башка ысулы уйлап табылмаган әле.
Фатирларына салкын су счетчигын куйдырырга ашыкмаучы хуҗалар өчен тагын бер күңелсез яңалык: алдагы елдан Татарстан Хөкүмәте салкын су буенча нормативны арттырырга җыена. Әйтик, хәзерге вакытта бер кеше өчен норматив 6 куб метр тәшкил итә икән, димәк, алдагы елдан бу сан күбрәк булачак һәм акчаны күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу очракта счетчик куйдыруның отышлырак булуын аңлатып торуның кирәге юктыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев