Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Наҗар“да эшли беләләр

    "Агрохимсервис" җәмгыятенең "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга багышлап уздырылган семинар-киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм әлеге җәмгыятьнең 18 райондагы терлекчелек белән шөгыльләнүче бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар. Елның беренче семинарын уздыру пункты итеп юкка гына Адил Латыйпов җитәкчелегендәге "Наҗар" хуҗалыгы сайланмаган....

    "Агрохимсервис" җәмгыятенең "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга багышлап уздырылган семинар-киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм әлеге җәмгыятьнең 18 райондагы терлекчелек белән шөгыльләнүче бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.

    Елның беренче семинарын уздыру пункты итеп юкка гына Адил Латыйпов җитәкчелегендәге "Наҗар" хуҗалыгы сайланмаган. Биредә маллар тоту өчен шартлар елдан-ел яхшыра, терлек азыгы, бөртекле культуралар мулдан әзерләнә. Узган ел да, җәй коры килүгә карамастан, авыл хезмәтчәннәре, иртә яздан кара көзгә кадәр мул уңыш җыеп алу өчен, басу-кырларда тир түккән.

    - Нәтиҗәдә, 430 баш терлек өчен азыкны запас белән әзерләүгә ирештек. Мәсәлән, бер гектардан якынча 25,5 центнер бөртеклеләр (2015 ел белән чагыштырганда, 5,4 центнерга күбрәк) суктырылды. Шул рәвешле, ындыр табагына барлыгы 700 тонна ашлык сакланышка куелды. Сенаж, печән дә мулдан әзерләнде. Әнә, маллар алдыннан печән белән салам, минераль кушылмалар, яфраказык өзелгәне юк, - ди "Наҗар" ширкәте идарәчесе Ирек Сабирҗанов иртәнге савымнан соң тыныч кына күшәп ятучы сыерларның алдындагы азыкка күрсәтеп.

    Семинарда катнашучылар фермаларны карап йөргәндә хуҗалыкта җитәкчелекнең тырышлыгы белән эшнең җайга салынуын мактап телгә алдылар. "Наҗар"да 2015 елда бер абзарны капиталь төзекләндергән булсалар, узган ел барлык таләпләргә туры китереп тагын берсен ремонтлауга ирешкәннәр. Моның өчен Хөкүмәттән ике миллион сумга якын субсидия алганнар. Моңа кадәр сыерларны бозаулату өчен аерым урын булмавы кыенлыклар тудырган булган. Капиталь төзекләндерелгән абзарда аларга да, яңа туган бозауларга да урын җитәрлек хәзер.

    - Без һәр баш терлекнең исәнлеге өчен җан атабыз. Яңа туган бозауларга үсәр өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырдык бар. Бозауларның көн саен 650 граммга артуына ирешәбез. Аларны 14-15 айда 370 килога җиткерүне максат итеп куйдык, - ди Адил Латыйпов.

    - "Наҗар" хуҗалыгына кайчан гына килеп керсәң дә, фермалардагы чисталык, тәртипкә шаккатасың. Җитәкче таләп итә, эшчеләр җиренә җиткереп эшли белә, - ди Наил Гобәйдуллин.

    Бүгенге көндә хуҗалыкта 150 савым сыер бар. Узган ел бер сыердан дүрт мең кило сөт сауганнар. Шул рәвешле, сөт җитештерү күләмен 600 тоннадан арттырганнар. Бу - 2015 ел белән чагыштырганда, 28 тоннага күбрәк дигән сүз. Шунысы да куанычлы, сөт һәрвакыт югары сортлы булып тапшырыла. Сөт җитештерүнең заманча технологияләрен эшкә җигү, "40х60" программасы буенча дүрт тонна сыйдырышлы сөт суыткыч алу күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә быел биредә бер сыердан биш мең сөт саву бурычын куялар һәм моңа ирешәчәкләренә ышаналар.

    Хуҗалык җитәкчесенең тагын бер хыялы бар: киләсе елга өченче абзарны төзекләндерү һәм мал санын арттыру.

    Иртәнге сәгать дүрттә эшкә керешеп, кичке алтыларга кадәр яраткан малкайлары янында булучы терлекчеләр дә соңгы елларда җитәкчелекнең аларга йөз белән борылуына сөенәләр. Биредә барлыгы 29 кеше хезмәт куя. Шуларның дүртесе - сыер савучылар. Аларга иртәнге савымнан соң ял итәр өчен чәй бүлмәсе бар, эш беткәч юынып кайтырга душ ясаганнар, бәдрәф тә җылыда хәзер. Ветеринар, осеменаторның эш бүлмәләре дә бар таләпләргә туры китереп ремонтланган. Иң мөһиме, ферма төзекләндерелгәннән соң кул көче кимүенә сөенәләр биредә эшләүчеләр.

    Семинарда катнашучылар хуҗалыкның ындыр табагында да булды. Биредә бөртеклеләрнең сакланышын һәм аларны эшкәртү технологияләре белән танышты.

    - "Наҗар"да күргәннәрдән без бик канәгать. Маллар тук, авыл хезмәтчәннәренең кәефләре яхшы. Менә шулай бер йодрык булып эшләгәндә генә матур күрсәткечләргә ирешеп була. Ә биредә эшли дә, хезмәтчәннәрне кайгырта да беләләр, - диде Нәҗип Хәҗипов йомгаклау сүзендә.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: