Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: “Әгерҗедә уңай үзгәрешләр күп“

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Әгерҗе районына килде. Ул шәһәрдәге Заводская урамында Мәдәният йортын ачуда катнашты, "Яшьлек" паркында булды, ЗАГС бүлегенең яңа төзелгән бинасын карады, Яңавыл басуында комбайнчылар белән очрашты һәм мегаферманың эш барышы белән танышты. ӨЙ ТУЕ - Әле ярый, Татарстанда тормыш-көнкүрешебезне яхшыртуга юнәлтелгән программалар эшли....

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Әгерҗе районына килде. Ул шәһәрдәге Заводская урамында Мәдәният йортын ачуда катнашты, "Яшьлек" паркында булды, ЗАГС бүлегенең яңа төзелгән бинасын карады, Яңавыл басуында комбайнчылар белән очрашты һәм мегаферманың эш барышы белән танышты.

ӨЙ ТУЕ

- Әле ярый, Татарстанда тормыш-көнкүрешебезне яхшыртуга юнәлтелгән программалар эшли. Алар булмаса районыбызда бу кадәр төзелеш алып барылмас, без дә мондый клуб күрә алмас идек, - дип сөенешәләр шәһәребезнең Заводская урамында яшәүчеләр.

Әйе, гомер-гомергә үзен үги итеп тойган әлеге микрорайонда яшәүчеләр соңгы елларда биредә алып барылган төзелешләргә куануларын яшермиләр. Юллар төзекләндерелде, йортларда капиталь ремонт алып барылды, балалар өчен ике спорт мәйданчыгы булдырылды... Болар барысы да - республика программалары буенча башкарылган эшләр.

Ике мең халкы булган әлеге микрорайон дистә еллар клубсыз яшәде. Президентыбыз да 300 урынга исәпләнгән яңа бинаны карап чыккач "биредә рәхәтләнеп күңел ачарга, спорт белән шөгыльләнергә була", диде.

- Татарстанда авыллар үсешенә юнәлтелгән социаль программаларның тормышка ашырылуына ничек сөенмисең инде?! Мәдәният үзәкләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәп һәм балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары халык өчен төзелә бит. Россиядә икътисади шартлар авыр булуга да карамастан, Татарстанда 30 президент социаль программаларының барысы да тормышка ашырыла. Татарстан тормыш сыйфаты буенча да бөтенроссия рейтингында дүртенче баскычны алып тора, - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

- Районыбызга шундый олы бүләк ясаган Хөкүмәтебезгә рәхмәт! - диде район башлыгы Валерий Макаров.

Мәдәният йорты белән моңа кадәр 2нче мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгән Дилә Шәйхетдинова җитәкчелек итәчәк.

- Мәдәният учагын шаулатып-гөрләтеп эшләтергә сүз бирәм, - диде ул тантанада.

Әлеге мәһабәт бинаны төзегән "Мир-Строй" ширкәте директоры Али Ибраһимов Дилә ханымга символик ачкыч тапшырды.

Ә Мәдәният йорты Нарат авылында туып-үскән, кыска гына гомере эчендә композитор һәм шагыйрь булып танылган, "Татарстан радиосы"нда эшләгән якташыбыз Ләбиб Айтуганов исемен йөртәчәк. Тантанага Ләбиб Айтугановның Казанда яшәүче кызы Миләүшә ханым да кайткан иде.

Кунаклар клубның эчен дә карадылар. Биредә кул эшләре остасы Эльвира Вәлиеваның эшләнмәләреннән бик бай күргәзмә оештырылган иде. Китапханәдә Президентыбызны нәни китап укучылар каршы алды. Сәхнәдә чыгыш ясаган артистларыбызның җыр-биюләре кунакларга һәм әлеге микрорайонда яшәүчеләргә бәйрәм бүләге булды.

Ә менә Мәдәният йорты янындагы баскетбол мәйданчыгы яшүсмерләрнең иң яраткан урынына әверелүенә шик юк. Әнә, клуб ачылган көнне үк биредә спорт сөюче яшүсмерләр мәйданчыкны сынап карадылар.

- Сез бер дә профессиональ спортчылардан ким уйнамыйсыз! - дип соклануын да белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президентыбыз мондый спорт сөюче балалар өчен кыш көне шөгыльләнергә әлеге мәйданчык белән янәшә хоккей коробкасы куярга кирәк дигән бурыч та куйды. Әле клубта якын киләчәктә милли көрәш белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылачак, теннис өстәлләре урнаштырылачак. Клубта өлкәннәр өчен дә төрле түгәрәкләр оештыру күздә тотыла.

Соңыннан Президент оешма-предприятие җитәкчеләре белән аралашты. "Водоканал" ширкәте директоры - районыбызда хоккей федерациясе президенты Илдус Шәймөхәммәтов Красный бордагы "Алмалы" лагерен ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге лагерьны киләсе елга капиталь төзекләндерү программасына кертергә дигән бурыч куйды Президент.

"ЯШЬЛЕК" ПАРКЫ - ӘГЕРҖЕЛЕЛӘРНЕҢ ИҢ ЯРАТКАН УРЫНЫ

Президент, Мәдәният йортын ачканнан соң, Ометов урамындагы физкультура-спорт комплексы төзелеше белән танышты. Аннан соң ул "Яшьлек" паркына килде.

Бу көннәрдә алты мең квадрат метр тәшкил итүче "Яшьлек" паркын төзекләндерү эшләренә нокта куелды. Әлеге ял итү урыны күпфункцияле һәм биредә олысы-кечесенә рәхәтләнеп ял итү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Яшьләр өчен баскетбол мәйданчыгы, сабыйларга төрле аттракционнар, яшүсмерләргә велосипед һәм роликларда йөрү юллары, тренажер мәйданчыгы, өлкәннәргә шахмат һәм шашка уйнау өчен урыннар булуына сөенәләр. Концертлар куяр өчен сәхнә дә бар биредә. Әгерҗелеләрнең күптәнге хыялы да тормышка ашты: "Яшьлек" паркында фонтан эшли башлады.

Парк узган ел ук әгерҗелеләрнең иң яраткан урынына әйләнгән иде. Бу җәйдә зур төзекләндерү эшләре дәвам иткәч, парк шәһәр халкы һәм кунаклар арасында тагын да кызыксыну уятты. Биредән көне буе, кичләрен халык өзелми.

Паркка керү юлында "Ирекле әгерҗеле" яшьләр оешмасы активистлары Президентны алкышлап каршы алдылар. Спорт мәйданчыгында мөхтәрәм кунакларга Рөстәм Майоров җитәкчелегендә кул сугышы секциясенә йөрүче яшь спортчылар осталыкларын күрсәттеләр. Алар арасында республика чемпионнары Әминә Джалалова, Алан Ермаков, Яна Шакирова, Адиль Майоров һәм башкалар - районыбыз горурлыгы булган спортчылар. Малайлар һәм кызлар якын киләчәктә Әгерҗедә күптән көтелгән бассейнлы комплекс төзергә ярдәм иткәне өчен Рөстәм Нургалиевичка тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әгерҗенең яшь талантлары "Вакыт безне сайлады" җыры белән кунакларны ЗАГС бүлегенең яңа бинасына озаттылар. Рөстәм Миңнеханов бәхетле парларның иң истәлекле мизгелләре үтәчәк тантаналар залының бизәлешенә югары бәя бирде. Биредән паркка да чыгарга була. Яшь парлар парктагы йөрәк формасында ясалган арка янында фотога төшә, "Тормыш агачы"на йозак та элә алачаклар.

ЗАГС бүлеге бинасы каршындагы мәйданчыкта район музее һәм аның Иж-Бубыйдагы филиалы күргәзмә дә оештырганнар иде. Президент "Бубилар мирасы" оешмасы җитәкчесе, Казан эшмәкәре - якташыбыз Искәндәр Җиһангәрәев белән аралашты. Искәндәр әфәнде кайчандыр мәдрәсәсе белән дан тоткан Иж-Бубыйда тарихи биналарны торгызу мәсьәләсен күтәрде.

СЕЗНЕҢ БУРЫЧ - ЮГАЛТМЫЙЧА ҖЫЕП АЛУ

Рөстәм Миңнеханов район кырларын очкычтан карап әйләнгәннән соң "Яңавыл" бүлекчәсе басуында урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык белгечләре һәм җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты. Анда "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, иң беренче чиратта, комбайнчыларның кәефе, эш шартлары белән кызыксынды.

- Эш шартлары белән канәгать без: ягулык-майлау материаллары җитәрлек, запас частьләр белән дә кытлык юк. Һәр көнне ике тапкыр кайнар ризыкны басуга алып киләләр, - диделәр алар.

Президент комбайнчы әтисе Олег Михайловның ярдәмчесе булып эшләүче Варкләд-Бодья кызы Анастасия белән аерым әңгәмә корды.

- "Татарстан гүзәле" бәйгесендә җиңгән Алексеевск кызы - комбайнчы. Нигә Анастасиягә дә үзен әлеге бәйгедә сынап карамаска? Чибәрлеге дә бар, уңганлыгы да. Чираттагы мисс нәкъ менә Әгерҗе районы кызы булырга тиеш, - диде ул.

Авыл хезмәтчәннәре белән аралашканда сүз, нигездә, районда терлекчелек һәм азык-төлек продукцияләрен җитештерү, шәхси хуҗалыкларның республика программаларында катнашуы турында барды.

- Моннан ун ел элек бирегә инвестор килгәннән соң авыл хуҗалыгы буенча Әгерҗе районы уртанчылар рәтенә күтәрелде. Дөрес, баш санын саклап калуда һәм җитештерүдә берара җитешсезлекләр булып алды. Бүген исә авыл хуҗалыгында тотрыклылык күзәтелә, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов һәм:

- Инде берничә ел рәттән корылык сезнең районны да читләтеп узмый. Шуңа күрә чәчүлек мәйданнарны сөрүне язгы калдырмагыз, бу эшне көзен үк тәмамлагыз. Югары уңыш алу өчен тагын бер төп шарт - туфракны тирән итеп сөрү, аны да күз уңында тотыгыз, - дип үз киңәшен дә бирде.

Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә сөенечле хәбәр дә җиткерде.

- Абзарында сыеры булган хуҗалыкларга Татарстан Хөкүмәте быел да ярдәм күрсәтәчәк. Бер баш терлеккә өч мең сум күләмендә акча бирү каралган. Көзге чәчүгә хуҗалыкларга һәм фермерларга ашлама алуда да ярдәм булачак, - дип хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы продукцияләреннән әзерләнгән күргәзмәне караганда Президент районда бәрәңгенең һәм кукурузның уңышы яхшы булуына игътибар итте.

- Сезнең төп бурыч - булганны югалтмыйча җыеп алу, - диде ул.

Аннан Рөстәм Миңнеханов мегафермада булды. Биредә ул сыерларны саву өчен тәгаенләнгән карусельнең эшен күзәтте, мегаферманың эшчәнлеге белән танышты. 2600 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән мегаферма 2013 елда файдаланышка тапшырылган иде. Бүген биредә 1900 баш терлек исәпләнә. Җитәкчеләр баш санын тиешле күләмгә җиткерү бурычын куйдылар. Биредә елына 16,7 мең тонна сөт җитештерү планлаштырыла, әмма былтыр 14 мең тонна белән канәгатьләнгәннәр. Быел исә 7 айда 8,43 мең тонна сөт савылган, шуңа күрә максатка ирешүгә өмет зур.

- Без - сезне, сез безне күрдегез. Авыл хуҗалыгында быелгы эшләрне матур итеп йомгакларсыз, алдагы ел уңышына быел ук нигез салырсыз дип ышанабыз. Уңышлар сезгә, - дип саубуллашты Илбашы авыл хезмәтчәннәре белән.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Екатерина САМСОНОВА.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Белешмә:

Президент Рөстәм Миңнехановның Әгерҗегә эшлекле визиты барышында:

- Әгерҗедә Балалар иҗат йорты төзү;

- Красный бордагы "Алмалы" лагерена капиталь ремонт уздыру;

- Иж-Бубыйда мәдрәсә бинасын яңадан торгызу мәсьәләләре турында җитди сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев