Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Исәнбай кызы – “Сәләт“тә
"Сәләт" аланына бер барган кеше анда, һичшиксез, кире әйләнеп кайта, диләр. Мин дә шулай. Быел инде өченче тапкыр катнаштым. Барган саен үземә ачыш ясыйм, яңа дуслар табам, тәҗрибә туплап кайтам. Беренче тапкыр 2013 елда "Раушан" аланына барган идем. Ул аланда "Ялкын" журналы хезмәткәрләре тарафыннан журналистика буенча алып барылган мастер-класслар күңелемә...
-
Әгерҗенең яшь баянчысы Туапседан икенче урын белән кайтты
3нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Адель Арсланов Туапсе шәһәрендә "Яхшының яхшысы" Халыкара бәйге-фестивальдә катнашты. Яшь баянчы "Халык инструментлары" номинациясендә икенче урын алды. Адельне бәйгегә җитәкчесе Лариса Рыкова әзерләде.
-
Кичкетаң кызы Инзилә мәктәпне ике медальгә тәмамлый
"Юк, саубуллашасым килми минем мәктәп, әниемдәй якын укытучыларым, бер-беребез өчен утка-суга керергә әзер булган сыйныфташларым белән. Чыгарылыш безнең өчен соңгы кичә булмасын, авылга кайткан саен күрешеп, яраткан мәктәбебезгә килергә язсын", - ди Кичкетаң мәктәбен тәмамлаучы Инзилә БӘШӘРОВА. Хыяллары чынга ашса, Инзилә әле мәктәп белән саубуллашу түгел, аның эчендә "кайнаячак". Ә...
-
Сигезенче сыйныф укучысы мәктәп формасына кадәр үзе тегә
Әгерҗе кызы Айгөл ШАКИРТОВА 4 сыйныфтан ук бәйләү һәм тегү белән шөгыльләнә. "Кызыбызга кием бик сирәк сатып алабыз, мәктәп формасына кадәр үзе тегә", - ди әнисе Роза. Айгөлнең җәйге коллекциясе әзер инде. Футболка, шорты, итәк, чалбар - барысын да язга чыккач үзе теккән. Аларга туры китереп сумкалар да бәйләп куйган...
-
Студент Илдания Низамбиева чит илдән стажировкадан кайтты
Күптән түгел КФУның Алабугадагы институтында белем алучы Тирсә авылы кызы Илдания НИЗАМБИЕВА, Хорватиянең Загреб шәһәрендә педагогик стажировка үтеп, туган якларга әйләнеп кайтты. Булачак филолог һәм тарих фәннәре укытучысы, чит илдә берничә ай дәвамында рус теленнән занятиеләр бирү белән беррәттән, башка мөгаллимнәрнең рус теле дәресләрендә катнашып, аларның укыту методикасына, дәресләренең төзелешенә...
-
1нче гимназиянең биюче кызлары сәхнә тотты
1нче гимназиянең биюче кызлары Дания Тимкина һәм Эльвина Ибраһимова Чаллыда "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесе оешуга 15 ел тулуга багышланган бәйгедә катнаштылар. Җиде районнан килгән талантлы балалар, аларның әти-әниләре жюри алдында имтихан тотты бу көнне. Алар җыр-бию, сөйләү, театральләштерелгән тамаша күрсәтү һәм башка номинацияләр буенча осталыкларын күрсәттеләр. Дания белән Эльвинаның чыгышына...
-
Гимназия укучылары паспорт алды + ФОТО
Бүген Әгерҗенең 1нче гимназиясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлекчәсе начальнигы Елена Шадрина катнаштылар. Елена Рафаэлевна бер төркем гимназия укучыларына паспортлар да тапшырды. Менә алар - Адилә Гобәйдуллина, Гөлназ Рәшитова, Лиана Алишева, Валентина Фадеева. Илгиз Галиев...
-
Салагыш укучысы - җиңүче
Салагыш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шакиров Шәфәгать Чистай шәһәрендә үткәрелгән яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге 2нче төбәкара фәнни-гамәли укуларында катнашып 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе - Хөснетдинов Айдар Минефатыйх улы. Шәфәгатьне уңышы белән котлыйбыз!
-
Казан егете Татарстанны танытты
Швециядә узган инженер һәм эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2016 Европа чемпионатыннан Казан егете Вадим ПОЛЯКОВ алтын медаль белән кайтты. Татарстан егете бу олы бәйгегә Россия командасы составында барды. Вадим - Казандагы "ПП "ТехВент" компаниясе хезмәткәре. Ул, чемпионатта "Суыткыч техникасы һәм кондиционер" номинациясендә катнашып, Россия җыелма командасы "копилкасын" алтын медаль белән тулыландырды....
-
Кадыбаш мәктәбе укучысы - олимпиада җиңүчесе
Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәридә Әхмәтова (укытучысы - Эльмира Рәсүлева), Казанда халыкара дәүләт телләре буенча олимпиаданың беренче турында призер булды. Бу бәйгедә республикадан барлыгы өч меңнән артык укучы катнашты.
-
Әгерҗе районына беренче солдат кайтты
Районыбызга узган ел көзге чакырылышта иң беренче булып армия сафларына киткән солдат Ринас ӘХМӘДИЕВ кайтты. Исәнбай егете Екатеринбургта - коры җир гаскәрләрендә хезмәт итте. Аны туган йортында әти-әнисе, дүрт ир туганы сөенеп каршы алдылар. - Без биш малай үстек. Дүртебез инде солдат каешын булды. Төпчегебез Илсаф та мәктәпне тәмамлагач армия...
-
Әгерҗе егетләре армиягә китә
Бүген төнге сәгать 2дә район хәрби комиссариатыннан Әгерҗе егете Ришат Вәлимөхәммәтов һәм Тирсәдән Дамир Камкин армия сафларына китәчәк. Алар - көзге чакырылышта хәрби хезмәткә беренче китүчеләр. Ришат та, Дамир да - кичәге студентлар. Ришат ИжГТУны тәмамлаган, физик. Дамир, Әсән авыл хуҗалыгын тәмамлап, җәй буе комбайнда эшләгән. - Әле белгечлегебез буенча...
-
Әгерҗе яшьләрен Казан көтә
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы эшләүче яшьләрнең "Наше время-Безнең заман" иҗат телефестивале елдан-ел киңрәк колач ала. Әгерҗелеләр исә һәр елны суперфиналга узып сөендерәләр. БЕЗНЕКЕЛӘР - ӨЧЕНЧЕ Фестивальнең Чаллы зона турында Менделеев, Алабуга, Кукмара, Әгерҗе районнары һәм Чаллыдагы барлыгы 50 оешмадан 216 егет һәм кыз катнашты. "Авангард" Яшьләр үзәгенең җыелма...
-
«Йолдызлы алачык»та Тәбәрле егете Динар Шәймардановны "кычкыртканнар"
GONGTV спорт һәм музыка каналы "Йолдызлы алачык" тапшыруында атна саен яңа кунаклар гына кабул итеп калмыйча, караучыларга яңа студияне дә тәкъдим итәргә булды. Яңартылган "Йолдызлы алачык"ның беренче кунагы - искиткеч сәләтле җырчы, Миңгол Галиев шәкерте, "Манзара" музыкаль премиясе лауреаты Динар Шәймәрданов. Тапшыруның алып баручылары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова Динарның...
-
Кичкетаңда узган Авыл яшьләре көнендә авылда төпләнеп калган ир-егетләр һәм гүзәл затлар катнашты
"Кызыктыра шәһәр" дип җырласа да Салават, менә бу яшьләр өчен авыл - тормыш-яшәеш, эш, гаилә... Алар - авыл тормышын җанландыручылар, анда хезмәт куючылар. Кичкетаңда районның аграр яшьләр берләшмәсе уздырган Авыл яшьләре көнендә нәкъ менә авылда төпләнеп калган ир-егетләр һәм гүзәл затлар катнашты. АЛТЫН КУЛЛЫ ЯШЬЛӘР Берләшмәнең җитәкчесе Энҗе Рыкова һәм...