Хәзерге вакытта «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» вакциналары бар
Әгерҗе районында грипптан бушлай вакцинация дәвам итә. Анда беренчеләрдән булып Әгерҗе үзәк район хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников катнашты.
Исегезгә төшерәбез, прививка куйганчы, участок терапевты яки фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл халкы ФАПларга, амбулаторияләргә, Красный бор участок хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Хәзерге вакытта районда "Совигрипп" һәм "Ультрикс Квадри" вакциналары бар. Соңгысы балаларга, өлкәннәргә һәм йөкле ханымнар өчен билгеләнгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев