Әгерҗедә кан тамырлары хирургы ювелир эш башкара
Районыбызга яңа табиблар кайтты
Без кан тамырларының юка стеналарын бер-берсенә ялгауны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә менә хирург Һадиятулло КУТБЕДИНОВка хезмәт юлы барышында бу һәм башка операцияләрне күп тапкырлар уңышлы башкарырга туры килгән.
Һадиятулло Сулфидин улы тумышы белән Таҗикстанның Хатлон өлкәсе Җайхун районы Победа авылыннан. Күпбалалы гаиләдә үскән. Аның биш абыйсы һәм апасы бар.
Җиде бала арасыннан бары тик Һадиятулло гына медицинаны сайлап, әниләре юлыннан китә. Кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Үзенең хыялын тормышка ашыру өчен максатына омтылучан малай 5 сыйныфтан рус теле һәм анатомия буенча өстәмә занятиеләргә йөри башлый.
– Миңа табиб һөнәре иң кирәклесе һәм шәфкатьлесе кебек тоела иде. Мин һәрчак аларның һөнәри осталыгына, кешеләргә ярдәм итә белүләренә сокландым. Университетка укырга кергәч тагын шуны да аңладым: минем хыялым кешеләргә ярдәм итү генә түгел, ә кеше организмының ничек эшләвен һәм аны ничек сәламәт итәргә мөмкин булуын тирәннән аңлау теләге дә икән бит. Уку барышында ук шул да мәгълүм булды: бу өлкәдә эшләү өчен тирән белем һәм күнекмәләр белән бергә ярдәмчеллек, җаваплылык кебек сыйфатларга ия булу да кирәк икән, – ди доктор.
Ә хәзер, инде ун ел практикага ия булгач, ул шундый нәтиҗә ясаган: әгәр табиб үзен пациент урынына куеп карамаса һәм аның авыртуын сизмәсә, авыру әле озак вакыт аякка баса алмаячак. Һәм ул үз эшендә һәрчак шушы принципка таяна.
Һадиятулло Сулфидин улы Әгерҗе район үзәк хастаханәсендә апрель аеннан гына эшли әле. Шушы кыска гына вакыт аралыгында хезмәттәшләре ягыннан да, пациентлар тарафыннан да хөрмәт яуларга өлгергән. Хирург-флеболог буларак ул корсак куышлыгындагы, аяклардагы кан тамырлары патологиясе булган варикоз, тромбоз, тромбофлебит һәм башка авыруларны дәвалый һәм операция ясый. Гомуми хирургия табибы буларак, бүлек мөдире Андрей Мочаков белән бергә корсак куышлыгында барлык төр операцияләрне ясыйлар. Болар – аппендицит, холецистит, ашказаны җәрәхәте, кискен панкреатит һәм башкалар.
Хирургия болай да бик катлаулы. Алар операцияләрне куышлыкта да башкаралар, лапароскопик ысулы да кулланалар. Ә кан тамырлары патологиясе белән авыручыларга операция ясау өчен махсус техника кирәк. Мәсәлән, анда кулланылучы җепләр чәчтән юкарак. Операция ясаганда алар махсус лупадан файдаланалар һәм ул 40 тапкырга арттырып күрсәтә.
– Кан тамырлары хирургы ювелир эш башкара дияргә дә була. Барлык эшне дә бик сакчыл, төгәл эшләргә кирәк. Шуңа күрә без тукымалар һәм кан тамырларына бик сакчыл карыйбыз, – дип ассызыклый табиб.
Быел Әгерҗе район үзәк хастаханәсенә хирург Һадиятулло Кутбединов белән бергә тагын биш табиб килгән. Алар кемнәр?
БУ ХАКТА ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 3 НОЯБРЬ САНЫННАН УКЫП БЕЛЕГЕЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев