Әгерҗедә сәламәтлек саклау мәсьәләләре каралды
Кадрлар мәсьәләсе бик кискен тора
Администрациядә район башлыгы Азат Вәлиев һәм район хастаханәсе җитәкчелеге катнашында Иҗтимагый совет утырышы булды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин Әгерҗе районының ФАПлар белән тәэмин ителеше һәм аларны белгечәр белән тәэмин итү, медикларны торак белән тәэмин итү, студентлар өчен максатчан укыту шартнамәләре төзү һәм һөнәри юнәлеш бирү чаралары буенча өлкән сыйныф укучыларын әзерләүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында берничә мәсьәләне күтәрде.
Утырышта медицина кадрларын җәлеп итү һәм социаль ярдәм чаралары буенча чаралар планы каралды, фикер алышу булды.
Билгеләп үтелгәнчә, Үзәк район хастаханәсе эшчәнлегендә милли проектлар һәм республика программалары ярдәме зур. Республиканың грант ярдәме дә мөһим урын били.
Әмма кадрлар мәсьәләсе әвәлгечә бик кискен тора. Әгерҗе үзәк хастаханәсендә кадрлар комплектлашуы табиблар 60 процент, урта медицина хезмәткәрләре 80 процент тәшкил итә. Белгечләрне районга җәлеп итү өчен Казан, Ижау, Алабуга, Киров, Можга медицина учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек алып барыла.
Медицина уку йортларына укырга керергә теләүче укучылар белән дә зур эш алып барыла. Әгерҗедә профильле химик-биологик класс ачу һәм профориентация эшен көчәйтү планлаштырыла.
Район җитәкчелеге дә медицина кадрларын җәлеп итүгә аерым игътибар бирә. Район башлыгы Азат Вәлиев ассызыклаганча, администрация ягыннан социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтеләчәк.
Барлык сораулар да аерым тәртиптә каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев