Әлфия МӨСТӘХИМОВА: Майонез, кетчуп кебек ризыкларны бөтенләй кулланмыйм
Соңгы елларда дөрес туклану темасына бик күп сөйләнә
Соңгы елларда дөрес туклану темасына бик күп сөйләнә. Һәм әлеге тема бик тә киң колачлы. Без исә газета укучыларыбызга “Ә сез дөрес туклануга игътибар итәсезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Мин көнгә өч тапкыр ашарга күнеккән. Иртәнге менюда аксымлы һәм клетчаткалы ризыклар булырга тиеш дигән кагыйдәне күз уңында тотарга тырышам. Болар – йомырка, свежий кыяр, баллы борыч, яшел тәмләткечләр. Балык ризыклары йә авокадо белән бутерброд та ясыйм.
Көндез һәрвакыт шулпа ашыйм. Аеруча яшелчәле ашларга өстенлек бирәм. Һәм аларны төрләндерергә яратам. Свежий яшелчәле салатлар ясыйм. “Второй”га – ит йә балык, гарнирга – ботка, макарон, яшелчә. Итнең төрлесен кулланам: тавык, күркә, сыер ите. Яшелчәдән томалап пешерелгән брокколи кәбестәсен аеруча еш әзерлим. Җиләк-җимешне дә көндез ашыйм. Гомумән, мин җиләк-җимешне 14-15 сәгатьләргә кадәр ашарга күнеккән. Ә менә җәен карлыган, кура җиләге кебек бакча җиләкләрен ашау вакытын чикләмим.
Кичке ашка да аксымлы ризыклар әзерләргә тырышам. Болар – ит, балык һәм свежий йә пешерелгән яшелчә.
Майонез, кетчуп кебек ризыкларны бөтенләй кулланмыйм. Баллы ризыклар ашауда үземне чиклим. Күбрәк кайнаган су, яшел чәй эчәм. Көн дәвамында эчкән су күләме ике литрдан да ким булмый.
Бәлки, кемгәдер мондый меню ошап та бетмәс. Әмма минем организм шуңа күнеккән инде һәм мин үземне шулай яхшы хис итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев