Алманы кайчан ашарга – иртәнме, әллә киченме?
Ничек ашау файдалы?
Белгечләр фикеренчә, алманы иртәнге сәгатьләрдә ашау хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган, дип белдерде Интертат.
Көннең беренче яртысында алма ашасаң, организмга максималь файда була. Кичкә метаболизм акрыная, минераллар һәм витаминнар начар үзләштерелә.
Кызыл алма кабыгында пектин күп була. Ә бу матдә эчәклек эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый. Пектин организмнан канцероген һәм металл калдыкларын чыгара, эч катуны профилактикалый торган сөт кислотасы, киресенчә, саклана.
Алма ашау канда шикәр микъдарын стабильләштерә, шулай итеп, гәүдәдә туклыклы матдәләр балансы саклана.
Алма ашау тешләрне дә чистартырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев