Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ир-атның туктаган йөрәген эшләтеп җибәрә алган

Медиклар югалып калмаган

Казанның ашыгыч ярдәм станциясе табиблары ир-атның туктаган йөрәген эшләтеп җибәргән. Бу хакта шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

Казанның ашыгыч ярдәм табибы Гүзәл Шәрәпова һәм фельдшер Глеб Павлов чакыру буенча 68 яшьлек ир-ат янына килгән. Ул күкрәге авыртуга зарланган. Алар пациентны караган һәм ЭКГ ясаганнан соң, ир-атка кискен миокард инфаркты булуын ачыклаган.

«Алар урында ук кирәкле медицина ярдәме күрсәткән һәм ир-атны госпитализациягә әзерләгән», - дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Әмма пациентны хастаханәгә алып барганда, аның йөрәге туктаган. Медиклар югалып калмаган һәм реанимация чараларын үткәргән. Медиклар аның йөрәген эшләтеп җибәрә алган. Ир-атны якындагы Йөрәк-кан тамырлары үзәгенә китергәннәр, анда аны операциягә алганнар. 

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә пациентның гомерен саклап калулары турында хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев