Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгеч коронавирустан үлүчеләр саны артырга мөмкин булуын әйтте

Covid-19 чиреннән үлүчеләр саны 3,5 тапкыр артты

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләр саны тәүлегенә 200 очракка кадәр артырга мөмкин, ләкин соңыннан шул яссылыкка чыгачак. Бу турыда Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде. ТАСС шул турыда яза, дип белдерде Татар-информ.

Россия Фәннәр академиясе академигы коронавирус аркасында Россиядә үлүчеләр саны узган ай ярымда 3,5 тапкырга артканын искә төшерде. «Covid-19 чиреннән үлүчеләр саны 3,5 тапкыр артты. Ул тәүлегенә 200гә кадәр үлемгә җитәргә мөмкин, аннары платога чыгачакбыз», – дип кисәтте ул.

Моннан тыш, Гинцбург фикеренчә, Россиядә тәүлек эчендәге авыручылар саны да артырга мөмкин, әмма «сәламәтлек саклау системасы моны җиңеп чыга алачак».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев