Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Дәвалану даруларсыз да мөмкин

Элек-электән дарулар әле уйлап табылмаганда, халык кул астында булган үләннәр һәм тәмләткечләр ярдәмендә авыртуларын баскан

Дарулар әле уйлап табылмаганда, халык кул астында булган үләннәр һәм тәмләткечләр ярдәмендә авыртуларын баскан. Бу ысуллар хәзер дә ярдәм итә.

-Баш авыртканда, 0,5 чәй кашыгы кипкән имбирьне аз гына кайнар су белән бутарга. Килеп чыккан пастаны маңгайга сыларга. Паста бераз әчеттерергә мөмкин, әмма берникадәр вакыттан әчетү бетәчәк.

Арка авыртканда да изелгән имбирь һәм су белән компресс куярга мөмкин.

-Тамагыгыз авыртса, 1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы шалфей салып төнәтегез һәм чайкатыгыз.

-Биткә бетчәләр чыгып интектерсә, 1 аш кашыгы алоэ согын 1/4 чәй кашыгы төелгән куркума белән бутарга һәм көнгә ике тапкыр шуны эчәргә. Процедураны тән тиресе чистарганчы эшләргә.

-Авыздан тәмсез ис килгәндә, фенхель орлыгын чәйнәү ярдәм итәр. Шулай ук төелгән лавр яфрагы, корица, кардамонны 1:1:1 өлештә алып, 1 стакан кайнар суда төнәтергә һәм суытып эчәргә була.

-Мускуллар тартылганда, 0,5 стакан төелгән имбирь, 0,5 стакан аш содасы салып, кайнар ванна керегез. Суда 15 минут утырырга кирәк. Авырткан урынга 1 чәй кашыгы төелгән яисә киптерелмәгән имбирь, 1 чәй кашыгы төелгән куркума һәм бераз җылы су кушып паста ясарга, аны компресс итеп авырткан урынга ябарга була.

-Йокысызлыктан интегүчеләргә 1 стакан җылы сөткә 0,5 чәй кашыгы мускат чикләвеге бутап эчү ярдәм итәр.

-Салкын тигәндә, 0,5 чәй кашыгы имбирьне 1 чәй кашыгы төелгән корица белән бутап, 0,5 литр суда 10 минут кайнатырга һәм 1 стакан эчәргә. 3 сәгатьтән тагын бер стакан төнәтмәне эчеп куясы. Төнәтмәгә бал салырга мөмкин.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев