Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Фирая СОЛТАНОВА: Дөрес туклануны һәрчак контрольдә тотарга тырышам

Газета укучыларыбызга “Ә сез дөрес туклануга игътибар итәсезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек

Соңгы елларда дөрес туклану темасына бик күп сөйләнә. Һәм әлеге тема бик тә киң колачлы. Без исә газета укучыларыбызга “Ә сез дөрес туклануга игътибар итәсезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

–    Мин дөрес туклануны һәрчак контрольдә тотарга тырышам. Һәм ул миңа ябыгу өчен түгел, ә ашказанына авырлык тудырмас өчен кирәк. Камыр ризыклары, макарон, ак май ашамыйм. Бәрәңге яратмыйм. Ипинең чүпрәсезен сатып алам. Боткаларны суда пешерәм. Камыр ризыгын пешергән очракта арыш оны кулланам.

Салатларны табигый йогурт, чистартылмаган яки зәйтүн мае белән болгатам. Ак иткә өстенлек бирәм. Үзебез бытбылдык үрчеткәч, әлбәттә, аның итен еш кулланам. Сүз уңаеннан, бытбылдык итеннән шулпа да бик тәмле була. Балык яратам. Аны духовкада майны бик аз кулланып пешерәм.  

Күбрәк чи яшелчә ашарга тырышам. Кишер, кәбестә кебек яшелчә безнең өстәлдән өзелми. Тозлаган кәбестәне да яратам. 

Җәяү йөрүнең дә бик файдалы икәнен яхшы беләм. Әмма әлегә анысын үти алганым юк.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев