Әгерҗе районында агымдагы елның алты аенда туберкулез һәм ВИЧ-инфекция белән авыру очраклары артуы күзәтелә
Флюорография тикшерүләре нәтиҗәсендә 23 кешедә үзгәрешләр ачыкланды
Күп кенә катлаулы чирләр, шул исәптән үпкә рагы һәм туберкулез, озак вакыт үзләрен сиздермәскә мөмкин. Тын бетү, йөткерү, температура күтәрелү, ябыгу, хәл булмау кебек билгеләр күп чакта авыруның дәвалап булмас стадиясенә җиткәч кенә барлыкка килә. Флюорография – чирне иртә стадиясендә ачыклау өчен иң яхшы ысул ул.
Әгерҗе районында агымдагы елның алты аенда туберкулез һәм ВИЧ-инфекция белән авыру очраклары артуы күзәтелә. Флюорография тикшерүләре нәтиҗәсендә 23 кешедә үзгәрешләр ачыкланды. Өч кешедә туберкулез, ике кешедә яман шеш булуы расланды.
Хәзер туберкулез авыруын нәтиҗәле рәвештә дәвалап була. Төп шарты – иртә стадиядә ачыклау.
Шунысын да әйтү кирәк: соңгы вакытта туберкулезның дарулар белән дәвалауга бирелми торган төре ешрак очрый. Ул инфекциянең препаратларга бирешмәве белән катлаулы. Кешегә һава-тамчы юлы белән йокканлыктан, һәркемгә күчү куркынычы бар. Моның өчен иммунитетның көчсез һәм авыру кеше белән бәйләнешкә керү дә җитә. Шуңа күрә флюорография узу һәр кеше өчен мәҗбүри булып тора. Табибка мөрәҗәгать итүне сузып, кешеләр үзләренең генә түгел, тирә-яктагыларның да сәламәтлеген куркыныч астына куялар.
Флюорография – күкрәк читлегенә рентген ясау ул. Ул үпкәдәге яман шешне, ялкынсыну чыганагын, башка тайпылышларны күрү мөмкинлеге бирә. Гадәттә, флюорографияне елга бер тапкыр узалар. Ниндидер билгеләр барыкка килгән очракта графиктан тыш та ясыйлар.
Әлбәттә, каршылыклар да бар.
Райондашларга профилактик тикшеренү узу өчен участок табибына һәм Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Анжелика ОВЧИННИКОВА,
район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау өлеше буенча урынбасары.
Ххх
7-11 август көннәрендә Әгерҗе районында күчмә флюорограф эшләде. Аның ярдәмендә 1520 кеше үз сәламәтлеген тикшертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев