Җил куптарган шифер кисәге 63 яшьлек хатынның башына төшкән
Хатынны хастаханәгә салганнар
Казанның Гагарин урамындагы бина түбәсеннән җил куптарган шифер кисәге бер хатын-кызның башына төшүе турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. Бу хакта Татар-информ яза.
Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
63 яшьлек хатынны хастаханәгә салганнар. Аның баш сөягенә зыян килгән, баш мие селкенгән.
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, гадәттән тыш хәл сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев