Иммунитены ныгыту өчен катнашма РЕЦЕПТЫ
Имбирне, башка дарулар кебек үк, сак кулланырга кирәк
Соңгы елларда иммунитены ныгыта торган бер катнашма кулланабыз. Аллага шөкер, файдасы сизелә. Аны ясау өчен 300–350 грамм имбир тамыры, 150–200 грамм бал һәм 1–2 лимон кирәк. Имбир тамырын чистартып, зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгартабыз. Бал кушып, бик яхшылап болгатабыз. Шуны көнгә бер бал кашыгы ашарга кирәк. Катнашма бик әче. Шуңа аны чәйгә бутап эчсәң дә була. Имбирне, башка дарулар кебек үк, сак кулланырга кирәк. Ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә, аны эчми торырга киңәш итәбез.
Фирая Харрасова. Сарман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев