Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Иммунитет какшамасын өчен нәрсәгә игътибар итәргә?

Галимнәрнең киңәшләрен укып карагыз әле

Иммунитет нык булсын дисәң, нәрсәгә игътибар итәргә? Галимнәрнең киңәшләрен укып карагыз әле. 

Дөрес тукланмау. 
Галимнәр уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, күпкә китсә, организм югары калорияле ризыкларны бактериаль инфекция кебек кабул итә башлый икән. 
Нәтиҗәдә, кешенең иммунитеты гына какшап калмыйча, йөрәк-кан тамырлары авырулары, 2 нче тип шикәр чире дә пәйда булырга мөмкин. 

Аяк туңу. 
Аяклар туңа башлауга, организм, кан тамырларын кысу хисабына аларны җылытмакчы була. Кан тамырларының лайлалы тышчасына кан аз килү сәбәпле, организмга зарарлы вируслар үтеп керү куркынычы арта. Бу исә – иммунитет какшаган дигән сүз. 

Йокы туймау. 
Даими рәвештә йокы туймаудан интеккән кешенең организмы иммунитет өчен кирәкле антитәнчекләрне азрак бүлеп чыгара башлый. Организм төрле инфекцияләргә каршы тора алсын өчен, көненә сигез сәгатьтән дә ким йокларга ярамый. 

Тәмәке тарту. 
Тәмәке тартучыларның иң беренче чиратта бронхлардагы «керфек»ләре зыян күрә. Алар үпкәне чүп-чардан арындыру өчен җаваплы. 

Стресс. 
Андый вакытта яралар озаграк төзәлә, прививканың да тәэсире сизелми, ирен читенә герпес та чыгарга мөмкин. Болар бар да организмның иммун системасы какшавы турында сөйли. Шуңа күрә белгечләр даими рәвештә киеренке халәттә яшәүдән сакланып, эш белән ялны чиратлаштырып торырга киңәш итә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев