Җитди авырулары булган балалар өчен препаратлар сатып алу тәртибе расланды
Карарны Мишустин имзалады
Россия хөкүмәте «Изгелек түгәрәге» фонды ярдәме таләп ителә торган җитди авырулары булган балалар өчен препаратлар һәм медицина эшләнмәләре сатып алу тәртибен раслады. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Моннан тыш, документ буенча мондый пациентларга ярдәм итү өчен мәгълүмати ресурс эше кагыйдәләре билгеләнә.
«Мәгълүмати ресурс сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы составына керәчәк. Анда теге яки бу дару алуга төбәкләрдән килгән гаризалар җыелачак, „Изгелек түгәрәге“ фонды эшли торган авырулар исемлеге урнаштырылачак», — дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.
Россия субъектларыннан килгән гаризалар нигезендә теге яки бу даруларга ихтыяҗны фондның эксперт советы билгеләячәк. Сатып алулар белән Сәламәтлек саклау министрлыгы, аңа буйсынучы учреждениеләр яки «Изгелек түгәрәге» фонды шөгыльләнәчәк. Шулай ук фонд препаратлар китерүне күзәтәчәк һәм ихтыяҗ булганда аларны медицина оешмалары арасында яңадан бүләчәк.
Документта амбулатор дәвалануда булган балаларның ата-аналары медицина оешмасында яки бушлай рецепт буенча даруханәдә кирәкле дарулар ала алачак диелә.
«Изгелек түгәрәге» фонды 2021 ел башында Россия Президенты Владимир Путин указы белән оештырылды. Фондның төп бурычы гомеренә куркыныч яный торган, хроник һәм сирәк очрый торган авырулары булган балаларга медицина ярдәме күрсәтүне өстәмә оештыру һәм финанс белән тәэмин итү тора.
Моннан тыш, оешма мондый пациентларны дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, хәтта алар Россиядә теркәлмәгән булса да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев