Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кара карлыган кайбер кешеләр өчен зыянлы булырга мөмкин

Кара карлыганны аллергия һәм шәхси кабул итмәү булганда ашарга ярамый

Табиб Дмитрий Быстров кара карлыганның файдалы үзлекләрен һәм нинди авырулар вакытында зыянлы булуын әйткән.

«Кара карлыганны аллергия һәм шәхси кабул итмәү булганда ашарга ярамый. Шулай ук бөер авырулары, гастрит, ашказаны яки уникеилле эчәклек җәрәхәте булганда ашамау хәерле. Чөнки кара карлыганның кислоталылыгы югары һәм анда дубильләүче матдәләр бар. Шулай ук кан ою күрсәткече югары, һәм тромб ясалау тенденциясе күзәтелгән кешеләргә дә сак булырга кирәк», – дигән табиб. Бу турыда РИА Новости яза.

Кара карлыганда C, P, B1, B2, PP витаминнары, каротин, органик кислоталар, пектинлы матдәләр, дубильләүче матдәләр, калий, магний, тимер, йод, кальций, фосфор кебек микроэлементлар бар.

Файдалы матдәләре күп булу сәбәпле, кара карлыган иммунитетны ныгыта, организмны инфекцияләрдән саклый. Аның составындагы антиоксидантлар ирекле радикалларның күзәнәкләрне җимерүен булдырмый һәм картаюны акрынайта. Пектин матдәләр һәм органик кислоталар ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эчәклектә микрофлораны нормальләштерә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев